Нефтекама шәһәрендә «Гүзәлем» бәйгесе яңа форматта узды

Быел бәйге дистанцион рәвештә узды.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Нефтекама шәһәренең Иҗат сараенда традицион рәвештә «Гүзәлем — 2020» матурлык һәм талант бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Быел бәйге дистанцион рәвештә узган. Анда тугыз башкорт һәм татар кызы катнашты. Катнашучылар онлайн-режимда дүрт сынау узды. Жюри катнашучыларның башкорт яки татар телен белү дәрәҗәсен, табигый чибәрлеген һәм сөйкемлелеген, үз фикерләрен төпле һәм креатив итеп җиткерү сәләтен, башкару осталыгын бәяләде.

«Тамашачылар симпатиясе призына» һәм Гран-прига Ильвина Зарифетдинова (6 нчы мәктәп) лаек булды, башкорт кызлары арасында беренче урынга һәм « Көмеш чулпы» титулына Лиана Вәлиуллина (башкорт гимназиясе) лаек булды, татар кызлары арасында беренче урынны һәм «Ак калфак» титулын Рамилә Шәрифҗанова (14 нче мәктәп) яулады.

«Җиңүчеләргә кыйммәтле таҗлар һәм конкурс спонсорларыннан күп санлы призлар тапшырылды. Әмма иң төп бүләк — ул, әлбәттә, алар алган тәҗрибә һәм хисләр. Әти-әниләргә, педагогларга, партнерларга һәм спонсорларга оештыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Катнашучыларга һәрвакыт шундый ук иҗади булып калырга, үз талантларын камилләштерергә һәм аларны матурлык, грация һәм талант бәйгеләрендә бөтен дөньяга тәкъдим итүләрен телибез!» — дип яза оештыручылар.