Нугай телендә төшерелгән “Хан” фильмының беренче сериясе дөнья күрде (видео)

Татар актерлары да катнашкан проектның авторлары төрки халыкларны берләшергә өндәүне максат итеп куя.

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Нугай телендә төшерелгән “Хан” фильмының беренче сериясе дөнья күрде. Фильмның режисеры Карина Сатлыкова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә фильмның максаты – барлык төрки халыкларын да берләшергә өндәү, диде.

Карина Сатлыкова нугай миләтеннән, ул күптәннән туган телендә фильм төшерергә уйлаган.

“Берничә ай элек мин, дустым Нияз белән фотосессиядән кайтып барганда, төп геройны табуымны аңладым. Ике ай буе бу идеямне башымнан чыгармадым, эшкәрттем. Бу проект коммерцияле түгел. Барысын да үз көчебез белән эшләдек. Беренче серияне Интернетка куйганчы, Инстаграм челтәрендә аккаунт ясадык, видеолар куя башладык һәм аудиториябез барлыгын аңладык”, - диде Карина Сатлыкова.

Беренче серия “Урдада XXI гасыр” дип атала. Ногай Урдасы мангыт олысының ханы Алчагыр 1517 елда Мәскәү кенәзе белән сөйләшүгә китә, әмма, тылсым белән, ул 2017 елгы Мәскәүгә эләгә.

Фильм чиста нугай телендә генә түгел. Монда күп кенә төрки халыкларның лексиконын ишетеп була. Карина Сатлыкова сүзләренә караганда, бу - төрки халыклар фильмны үзләренеке итеп санасын өчен махсус эшләнелгән алым.

Төп герой - Нияз Әюпов. Милләте ягыннан ул нугай. Алчагыр хан образы - Ниязның кинодагы беренче тәҗрибәсе.

Фильмны төшерүгә татар актерлары да өлеш керткән.  “Илдар Кәрим – проектны оештыруда катнашучы кеше. Казанда тору сәбәпле, кино төшерүдә катнаша алмады. Башка серияләргә җирле (Мәскәү татарлары) татар актерлары чакырылачак”, - диде ул.

Фильм барлыгы 16 сериядән торачак. Хәзерге вакытта икенче серия төшерелә.