Төмән «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова - «Бәллүр каләм» бүләге иясе

«Бәллүр каләм» конкурсында «Чит төбәкләрдә чыгучы иң яхшы газета» номинациясендә Төмән өлкәсе «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек булды
(Төмән, 5 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Тетмедиа» ААҖ оештырган «Бәллүр каләм» конкурсында «Чит төбәкләрдә чыгучы иң яхшы газета» номинациясендә Төмән өлкәсендә 1990 елдан бирле чыгып килгән атналык «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова «Бәллүр каләм» бүләгенә лаек булды.
Өлкә бюджетыннан финанслана торган татар телендәге бердәнбер татар газетасы бүгенге көндә 3220 данә булып чыга, өлкәнең көньягында татарлар укмашып яшәгән районнарда, шәһәрләрдә тарала, өлкәнең иҗтимагый-сәяси тормышын, татарлар дөньясын яктырта, каләм тибрәтүче якташларыбызның иҗатына да даими урын биреп килә. Газетада туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрүгә, гаиләне ныгытуга бәйле материаллар, яшьләр өчен махсус бит аеруча игътибарга лаек.
Тик шунысы кызганыч: шәһәр яшьләре туган телне белмәү сәбәпле, аны укый алмыйлар, алар өчен тел өйрәнү курслары да оешмый тора әлегә, шунлыктан «Яңарыш» газетасы авылларда аеруча популярлык казанды.
Алсу ханым Сәгыйтова алган «Бәллүр каләм» бүләген якташларыбыз газета редакцисенең иҗат җимеше итеп кабул иттеләр, «Яңарыш»ның иҗат коллективына җылы котлауларын юлладылар.