Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында өйдә музей ясаганнар

Роберт Шәймәрдановның музеенда меңнән артык экспонат бар.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы халкы читкә экскурсияләргә йөрми. Авылдашлары Роберт Шәймәрданов ТАССРның 100 еллыгына багышлап, өендә музей ясаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Казан музейлары бер читтә торсын. Аныкында меңнән артык экспонат — революциягә кадәр чыккан каскалар да, совет чорындагы күкрәк билгеләре дә, бай тарихлы сабанына кадәр бар», диелә хәбәрдә.