Татар җәмәгатьчелеге Казанда Габдулла Кариевның каберенә чәчәкләр китерергә, аның турында хәтер яңартырга җыена

Бу эшне Кариев театры оештыра

 (Казан, 5 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 6 май көнне сәгать 11 нче яртыда, Габдулла Кариевның (08.05.1886 – 28.01.1920) каберенә чәчәкләр салу чарасы була. Ул Г.Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырыла. Татар актеры, режиссеры, татар милли театрына нигез салучыларның берсе Г.Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллинның) кабере Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында ( Пригородная,1 урамы) урнашкан.

“Татар-информ” агентлыгына бу хакта Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев хәбәр итте. Автобус сәгать 10да «Әкият» балалар үзәгеннән (Петербург ур.57 йорт) зиратка алып бара.