Самара өлкәсе авыллары һәм шәһәрләренең социаль челтәрләрдәге татар төркемнәре бәйгесендә җиңүчегә "Туган тел" һәм татар эшкуарлары бүләк әзерләгән

Анда администраторлар, модераторлар катнаша

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Самара өлкәсе авылларының һәм шәһәрләренең социаль челтәрләрдәге татар төркемнәре администраторлары һәм модераторлары арасында конкурс үткәрелә. Бәйге былтыр 1 ноябрьдә башланып, быел 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җүңүчеләргә Самара өлкәсе татарларының “Туган тел” оешмасы дипломнарын һәм шушы өлкәнең татар эшкуарларына ярдәм ассоциациясенең акчалата премияләрен тапшыру күздә тотыла.

Бәйге, Самара өлкәсенең социаль челтәрләрдәге иң яхшы татар төркемнәрен ачыклау, аларны популярлаштыру, милләттәшләребезнең интернет киңлегендә активлыгын арттыру максаты белән, оештырыла.

Анда катнашуга гаризалар samtatnews@bk.ru электрон адресына кабул ителә, дип хәбәр итә “Самара татарлары” сайты.