Мәскәүне саклап сугышкан 10 меңләп татарстанлы искә алынып, Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салыначак

Чара Татарстан Республикасының Россия Федерацияссендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан уздырыла

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). 14 май көнне сәгать 10.30 да, Бөек Җиңү көне уңаеннан, Мәскәү Кремлендәге Билгесез солдат каберенә һәм маршал Герогрий Жуков һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Чара Татарстан Республикасының Россия Федерацияссендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм аның каршында оешкан Офицерлар клубы инициативасы белән уздырыла. Анда Президент полкы почетлы каравылы да катнашачак, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге.

Татарстаннан әлеге канкойгыч сугышта 700 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның яртысы диярлек сугыш кырларында ятып калган. Мәскәүне саклап сугышларда катнашкан татарстанлылар саны исә 10 меңгә якын.