Галимә Фәридә Таһирова Төркиядә Шүрәле образы турында сөйләде

Филология фәннәре докторы оештырган конференциядә татар әдәбиятындагы Шүрәле портреты хакында сөйләгәннәр.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә «Борынгы татар әкиятләреннән бүгенге көнгә кадәр «Шүрәле» онлайн конференциясендә Шүрәле образы, этимологиясе, аның татар мифологиясендә бирелеше турында чыгыш ясаганнар.

Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова конференциядә Шүрәленең татар сөйләм телендә чагылышына, тормышында тоткан урынына мисаллар китергән.

«Мәсәлән, чувашларда — Чевири, Арчури, удмуртларда — Палэсмурт, Нюлэсмурт. Мансиларда да охшаш образ бар. Гомумән, урман булган җирдә Шүрәле кебек ия булмый калмый», — дип сөйләгән чыгышында Фәридә Таһирова.

Галимә Шүрәлегә охшаш образларның башка халыкларда да барлыгын, спектакль, мультфильм сюжетларына, либретто, көй, рәсем, һәйкәл кебек сәнгать әсәрләренә илһам чыганагы булуын искәрткән.

Шүрәле образын таныту максатыннан, конференция оештырырга булдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Бартын университеты Төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Алсу Камалиева.

Айгөл Зара Кәбирова конференциянең тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уятуын әйтте. «Чарага җирле татарлар, төрки төбәкләрдән һәм чит илләрдән тыңлаучылар кушылды. Оештыруда ярдәм иткән, татар әдәбияты буенча хезмәтләре авторы — төрек әдәбияты белгече Альп Әрән Демиркая чараны татар телендә йомгаклады», — диде ул.