Кырымда «Кырым якташлыгы» булдырылды

Оешма Кырым ярымутравына килгәннәргә җайлашырга ярдәм итәчәк.

(Казан, 5 март, "Татар-информ"). Кырым Республикасы территориясендә «Кырым якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы үз эшен башлап җибәрде. Оешма Кырым ярымутравына килгәннәргә җайлашырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 Оешма эшчәнлегенең төп максатлары:

- Кырым Республикасында партнерлар белән эшлекле элемтәләрне гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү;
- Кырым территориясендә төрле программаларны үстерүдә ярдәм итү;
- закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары белән элемтәләрне җайларга булышу;
- юридик ярдәм күрсәтү ;
- мәгълүмати, консультатив һәм инвестицион ярдәм чараларын күрсәтү.