Домодедово шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге өлкә татар мәдәнияте үзәге ачылачак

26 апрельдә бөтен төрки дөнья шагыйрьнең тууына 133 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә бөек татар шагыйренең туган көнендә – 26 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге өлкә татар мәдәнияте үзәге ачылачак. Бу хакта «Мәскәү өлкәсе татар милли үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне бөтен төрки дөнья, татар халкы һәм киң җәмәгатьчелек шагыйрьнең тууына 133 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

  • Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәрендә Татар мәдәнияте үзәге җирле Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фуат Солтанов башлангычы белән ачылган һәм 2011 елдан бирле эшли.