news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек галиме Төркиядә Йосыф Акчура исемендәге мәктәпләр булмавына борчыла

Йосыф Акчураның тууына 145 ел тулу уңаеннан искә алу җыенында галимнәр Исмәгыйль Түркоглу, Абдулла Гүндогду чыгыш ясады.

(Истанбул, 4 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төрек галиме Исмәгыйль Түркоглу Төркиядә Йосыф Акчура исемен йөртүче мәктәпләр, урамнар, фәнни корылышлар булмавына борчылуын белдерде.

Ул бу хактагы фикерләрен «Төрек учаклары» иҗтимагый корылышының Истанбул бүлекчәсе оештырган «Тууына 145 ел тулу уңаеннан — Йосыф Акчура» исемле җыенда әйтте. 

«Төркиядә йөзләрчә мәктәп гамәлләре Йосыф Акчураныкыннан күпкә тыйнак булган шәхесләрнең исемнәрен йөртә. Әмма Йосыф Акчура исемендә бер мәктәп тә юк. Төркия республикасының корылуына китергән бәйсезлек сугышына катнашкан, „Бәйсезлек медале“ белән бүләкләнгән өчен генә булса да Йосыф Акчураның исеме Төркия дәүләте мәктәпләренә, зур шәһәрләрнең олы урамнарына, фәнни корылышларга күптән бирелгән булырга тиеш иде. Ул сәяси төркичелек теориясенә нигез салучы гына түгел, Төркия республикасының төзелешендә турыдан-туры катнашкан кеше», — дип сөйләде ул.

Галим Исмәгыйль Түркоглу Йосыф Акчура тарафыннан корылган «Төрек учаклары» оешмасы җитәкчеләрен дә, галимнәрне дә бу уңайдан тиешле хакимият органнарына мөрәҗәгать итәргә, Йосыф Акчура исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен игътибар үзәгенә алырга өндәде. «Төрек учаклары» оешмасы тарафыннан бирелгән премияләр арасында Йосыф Акчура исемендәге премия булмавын тәнкыйтьләде.

Татар-төрек дөньясының күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм галим Йосыф Акчураны тууына 145 ел тулу уңаеннан үткәрелгән онлайн җыенда төрек галиме, профессор Абдулла Гүндогду да чыгыш ясады. Ул Анкараның бер урамына Йосыф Акчура исемен бирү буенча мәрхүм сәясәтченең эшчәнлек алып барган Кечиөрән районы хакимиятенә мөрәҗәгать итүләрен, әмма әлегәчә нәтиҗә алынмавын белдерде.

Абдулла Гүндогду Йосыф Акчураның сәяси фикерләрен анализлады. Аны киләчәкне алдан күрә белүче, хөр фикерле, тәнкыйтьче һәм стратегик карашка ия сәясәтче буларак бәяләде.

«Йосыф Акчураның күп телләрдә иркен аралашуы, илләр тарихын яхшы белүе һәм аналитик фикерләү сәләтенә ия булуы билгеле. Аның Госманлы дәүләте буенча гына түгел, башка илләрнең сәясәтләренә кагылышлы язган барлык фикерләре дөрес булып чыга. Акчураны һич икеләнмичә халыкара мөнәсәбәтләр белгече дияргә мөмкин», — дип чыгыш ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100