news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызраньда «Туган тел» мәдәният үзәге оешканга 30 ел тулды

Сызрань татарларының беренче иҗтимагый оешмасының беренче рәисе итеп Галиулла Габдрәшитовны сайлыйлар.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең «Туган тел» татар мәдәни үзәге оешыгуа 30 ел булды. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте.

Оешманы отставкадагы авиация пол­ков­нигы, хәрби очучы, мөгаллим Галиулла Габдрәшитов инициативасы белән ачканнар. «Ул милли җанлы, актив кеше буларак, ул Сызрань та­тарларында милли үзаң уяту, берләштерү теләге белән го­мере буе янып яши һәм, 1990 елларда андый мөмкинлек күренгәч тә, ярдәм сорап үзе­нең җитәкчесенә — генерал-­майор Алексей Федорович База­ровка мөрәҗәгать итә. Һәм ул яр­дәм кулы суза», — дип сөйли оешманың хәзерге җитәкчесе Наил Йосыпов.

«Без тиз арада җыелышка чакыру билетларын ясап та­раттык. Билгеләнгән көнне ике йөздән артык татар җыелды. Бер ел элек кенә оешкан „Туган тел“ өлкә та­тар милли-мә­дәни җәмгыятен­нән Рә­шит Абдуллов һәм Ша­мил Ба­һаутдинов та килделәр», — дип искә алган Галиулла Габдрәшитов үзе.

Җыелышта катнашучылар Сызрань татарларының беренче иҗтимагый оешмасын — «Туган тел» татар мәдәнияте үзәген булдыралар һәм рәисе итеп Галиулла Габдрәшитовны сай­лыйлар, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100