Россия төбәкләрендәге татар басма ММЧ җитәкчеләре катнашындагы “Татмедиа” ААҖнең семинар-киңәшмәсен уздыру вакыты үзгәргән

Анда төп сүз “Атна вакыйгалары” газетасы турында булачак

 (Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, 5 декабрь көнне “Татмедиа” ААҖ РФ төбәкләрендәге татар басма массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә уздырачак. Әлеге чара “Атна вакыйгалары” газетасының 2013 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясауга һәм 2014 елга аны РФ субъектларының татар басмаларында чыгару буенча килешүләр төзүгә багышлана.

Семинар-киңәшмә программасына үзгәреш кертелеп, төп сөйләшү сәгать көндезге 3тән иртәнге 10га күчерелде, дип хәбәр итте оештыручылар исеменнән элемтәгә кергән ММЧ департаментының электрон ММЧ бүлеге баш белгече Илзия Вәлиева.