Самара татарлары, «Туган тел» җитәкчесенең әтисе вафаты сәбәпле, кайгы уртаклаша

Гомәр Закир улы Шәкүров озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Самара татарлары, «Туган тел» оешмасы җитәкчесенең әтисе Гомәр Шәкүров вафаты сәбәпле, кайгы уртаклаша. Бу хакта "Самара татарлары" иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген, 4 ноябрьдә, озак авырудан соң Гомәр Закир улы Шәкүров вафат булды. Мәрхүмнең балаларының — Самара өлкәсе дерматовенерология диспансеры җитәкчесе Илдар әфәнде, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Самара дәүләт социаль-педагогик университетының икътисад кафедрасы профессоры Ильяс әфәнде Шәкүровларның, «Эмма и К» генераль директоры Равилә ханым Кыямованың, шулай ук барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Әҗәл якын кешегезне тартып алган, сезгә көч һәм сабырлык телибез. Гомәр аганың авыр туфрагы җиңел булсын", диелгән Самара татарларының кайгы уртаклашу хәбәрендә.