Аделаида татарлары төрки халыклар фестивалендә катнашты

Австралиядә төрки халыклар үз мәдәнияте, тормыш-көнкүреше белән башка халыкларны да таныштырды.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ"). Аделаида татарлары төрки халыклар фестивалендә катнашты. Бу хакта Австралиядәге милләттәшебез Финзия Газизова сүзләренә сылтама белән "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Австралиядә төрки халыклар үз мәдәнияте, тормыш-көнкүреше белән башка халыкларны да таныштырды. Аделаида татарлары да чарада актив катнашкан.