Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концертның урыны үзгәрде

Чара Бауман урамында электр белән тәэмин итүдә кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле Казан Кремле яр буена күчерелә.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан Конституциясенә багышланган акция-концертның урыны үзгәрде. Ул Казан Кремле яр буенда үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итте.

“Бүген Бауман урамы буенча оештыру моментларын кабат караганда электр белән тәэмин итүдә кыенлыклар килеп чыкты. Шуңа без 100% вариант сайларга һәм чараны Кремль яр буенда уздырырга уйладык”, - дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

Исегезгә төшерәбез, 6 ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Казан Кремле яр буенда Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан акция-концерт узачак. Чарада беренче тапкыр татар эстрадасы һәм альтернатив музыка вәкилләре бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.