Төрек галиме татар телен төрки телләр арасында иң камил язу телләренең берсе дип саный

Төркиядә татар теленә игътибар зур.

(4 ноябрь, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркиянең Кыркларэли университеты Бүгенге чор төрки телләр һәм әдәбиятлары бүлеге галиме, доцент Бүләнт Бәйрәм татар телен бүгенге көндә төрки телләр арасында иң камил язу телләренең берсе дип саный.

“Татар телен борынгы төрки язу теленең традицияләрен дәвам итүче тел, дип бәяләргә мөмкин. Төрки халыкларда татар теле белән эшләнгән гаҗәеп бай мәдәни байлык җыелмасы бар, - ди ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Бигрәк тә XIX гасырдан алып, бүгенге көнгә чаклы татар телендә иҗат ителгән әдәби әсәрләр бөтен төрки халыкларга йогынты ясавы ягыннан әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Моннан чыгып мин, татар телен мәдәни бер халыкның ана теле итеп күрәм. Аның бар булуын, кулланылуын, укытылуын, башка милләтләргә дә өйрәтелүен хуплап, татар теле киләчәк гасырларда да әһәмиятле миссиясен җиткерүен дәвам итәр, дип ышанам”.

Мәгълүмат өчен: филология фәннәре докторы Бәүләнт Бәйрәм Төркиядә тюркология буенча югары белем алган, фольклор, халык иҗаты белән бәйле магистратура һәм докторантура программаларын үзләштергән. Ул төрки халыкларның телләре һәм мәдәниятләрен тирәнтен өйрәнү өчен Чуашстан дәүләт гуманитар фәннәр институтында укыган. Татар, рус, мадьяр, чуаш телләрен камил белә. Аның Төркиядә “Милләтләрнең очрашу урыны: Идел-Урал”, “XXI гасырда төрки дөнья”, “Чуаш халкы тарихы, теле һәм мәдәнияте”, “Идел-Урал төркиләре”, “Төрки дөняның алдынгылары” кебек фәнни җыеннарда татар, чуаш, төрек халыкларының телләрен, әдәбиятларын, халык иҗатын, фольклорын танытып, докладлар белән чыгуы да билгеле.

Искәртеп үтәбез, Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендә барган бәхәсләр, шау-шу социаль челтәрләрдә куерганнан-куера бара. Ул Татарстан ватандашларының гына түгел, дөньяның төрле почмакларына сибелгән милләттәшләрнең дә, теге яки бу сәбәп белән татарча өйрәнгән башка милләт вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итә - татарларның туган теле язмышына беркем битараф түгел.