Самара татарларын әхлак дәресләренә чакыралар

Самарның Халыклар дуслыгы йортында дини укулар башлана.
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Самара шәһәрендә "Әхлак дәресләре" башлана. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.Самарның Халыклар дуслыгы йортында 7 октябрьдә әхлак дәресләре һәм дини укулар башлана.Остаз Наилә Абдулганиева алып барачак дәресләргә теләге булган һәркем килә ала, диелгән әлеге хәбәрдә.