Сургут каласында "Бишек җыры" фестивале узачак

Фестиваль Себердә яшәүче барлык татар иҗади коллективларын берләштерәчәк.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 15 октябрьдә Сургут шәһәрендә “Бишек җыры” өлкә фестивале узачак. Аны Сургут татар милли-мәдәни автономиясе һәм Ханты-Манси – Югра төбәк татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Мәдәни чарада Сургутның “Сандугач” ансамбле, Нижневартовскиның “Шатлык” татар-башкорт халык ансамбле, Нефтюганскиның “Тамчылар” вокаль ансамбле, Лангепасның “Якташлар” татар-башкорт халык ансамбле, Мегион шәһәренең “Булгар” ансамбле, Когалым каласыннан, Покачи, Урай, Нягань, Югорск, Стрижевой шәһәрләреннән, Федоровсий, Салым бистәләреннән катнашучылар чыгыш ясаячак. Шулай ук Казаннан да кунаклар килү көтелә, дип хәбәр итә оештыручылар.