Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик осталыгын күтәрү турында фикерләшәләр

“Компетентлылык контекстында татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик осталыгы” дип аталган курслар ноябрь аенда узачак

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы “Компетентлылык контекстында татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик осталыгы” дип аталган курсларда катнашырга чакыра. Бюджет нигезендәге курслар агымдагы елның 8-26 ноябрь көннәрендә узар дип хәбәр ителә.


Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белем арттыру курслары биш модульдән тора, аларның барысын да үтү зарур. Гомумән алганда, туган тел мөгаллимнәренә иң элек – дистанцион курсларда, аннан соң институтка килеп белем алырга кирәк булачак. Курсларда теория-методология мәсьәләләре каралачак, укытучылар, стажировка узып, проект эшләрен башкарырга тиеш булачак.