Саратов татар яшьләре милләт тарихына багышланган лекциядә катнашкан

Татарларның үткәне белән яшьләрне тарих фәннәре докторы, профессор Фәрит Рәшитов таныштырган.
(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Саратов татар яшьләре милләт тарихы хакында ачык лекция тыңлаган. Бу хакта җирле "Сары Тау" оешмасы хәбәр итә. 
 
Лекцияне тарих фәннәре докторы, профессор Фәрит Рәшитов укыган. 
 
"Активистлар әлеге чарада үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алды.  Татар яшьләре белән аралашудан Фәрит Айни улы да уңай хисләр алып, канәгать калды", - диелә хәбәрдә.