Казан Идел буе университетында татар теле курсларына язылу дәвам итә

Татар теленә бушлай атнага ике тапкыр өйрәтәләр.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казан Идел буе университетында татар теле курсларына язылу дәвам итә. Татарчага бушлай һәм атнага ике тапкыр өйрәнергә мөмкин. Курслар сәгать 8.00-10.00 дә һәм сәгать 18.00-20.00 дә үткәрелә. Алар сентябрьнең уртасыннан башланыр дип планлаштырыла.