news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча диктант» акциясенә беренче әзерлек эшләре башланды

Акцияне үткәрүнең төп мәйданчыгы КФУ булачак

«Татарча диктант» акциясенә беренче әзерлек эшләре башланды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). «Татарча диктант» белем тикшерү акциясен оештыручылары булачак чара турында фикер алышу өчен Казан федераль университетында җыелды.

Түгәрәк өстәл янында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова катнашты.

Фикер алышуның темасы диктант өчен текстлар сайлап алуга кагылышлы иде.

Акцияне үткәрү урынына килгәндә, алдагы еллардагы кебек үк, төп мәйданчык КФУ булачак, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100