Сахалин татарлары җирле чәй бәйрәмендә кунакларны татар чәк-чәге белән сыйлаган

Бәйрәмдә Казан кунагы һәм "Туан тел" ансамбле солистлары чыгыш ясаган.
(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Кичә, 3 август көнне Сахалинда яшәүче милләттәшләр Сахалин халыклары чәй бәйрәмендә катнашкан. Бу хакта җирле татарларның милли-мәдәни автономиясенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
"Кунакларны татар чәе һәм чәк-чәк белән сыйладык. Казан кунагы Евгения һәм "Туган тел" мәдәни белем бирү үзәгенең "Татарстан" балалар ансамбле солистлары җырлар башкарды", - диелә хәбәрдә.