Татар яшьлəре Болгар дəүлəт тарихи-археологик музей тыюлыгына экскурсиягə барды

Бөтендөнья татар яшьлəре форумы кысаларында делегатлар тарихи урыннарга сəяхəт кыла.

(Болгар, 4 август, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). VIII Бөтендөнья татар яшьлəре форумының дүртенче көне уза. Бүген делегатлар өчен Болгар дəүлəт тарихи-археологик музей тыюлыгына экскурсия оештырылды. Чарада "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесе дə катнаша.

  • Делегатларның бер өлеше Балтач район үзəгенə юл тотты. Эш программасы буенча делегатларның икенче өлешен Болгар шəһəре музеена алып бардылар. Тарихи шəһəргə барлыгы 660 делегат кабул ителде.

Иң элек форум катнашучылары Болгар цивилизациясе музеена барды. Алар музейның объект тарихы, аның территориясе һәм дөньякүләм кыйммәте белән танышты.

Экскурсовод Гөлнара ханым килүче кунакларга Болгар җирлегендә урнашкан архитектура һәйкәлләре һәм дини корылмалар турында сөйлəде.

Гөлнара ханым сүзлəренчə, Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итү музее"н Италия осталары башкарган. "Əлеге музейда Гиннесс рекордлар китабы сертификатын алган,  дөньяда мөселманнарның иң зур басма  китабы булган Коръән урнаштырылган. Ул 2 метр озынлыкта, 1,5 метр киңлектә, авырлыгы – 800 килограмм", - дип билгелəп үтте ул.

Бинаның беренче катында Татарстан рәссамнарының йөздəн артык картинасы куелган галереясе, күргәзмәләр, конференцияләр уздыру өчен музей-күргәзмә комплексы күрсəтелде. Анда археологик табылдыклар, язма чыганаклар, нумизматика һәм зәркән һөнәре эшләнмәләре урын алган.

Делегатларга Болгар музей тыюлыгында урнашкан Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һəм Төньяк Төрбə, Хан сарае, Ак мəчет күрсəтелде.

Кичен, Арча шәһәре көнендә, яшьләр Татарстанның атказанган артистлары белән бер сәхнәдә үзләренең иҗади номерларын, күңел ачу программаларын күрсәтер дип көтелə.