"Татар-информ" MEDIA BILER FORUMда катнашты

Журналист Рәмис Латыйпов сәлкешләргә интервью жанрының төп кагыйдәләрен сөйләде.

(Биләр, 4 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген "Сәләт-Биләр каласы" аланында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында татар редакциясенең баш мөхәррире, журналист Рәмис Латыйпов сәлкешләр белән очрашты. Ул аларга интервью жанрының төп кагыйдәләре, әңгәмә кору техникасы турында сөйләде.

"Журналистика белән кызыксынучылар шуның кадәр күп булыр, дип уйламаган идем. Мин уйлаганга караганда күбрәк кеше килгән иде. Аларның ни өчен кызыксынганың аңлап була, чөнки алар социаль челтәрдә яңалыклар куялар. Журналистика белән кызыксынулары яхшы. Мин шуны күрдем, яшьләр татар телле мәгълүмәт чараларын бөтенләй белмиләр. Бик азы гына кызыксына. Журналистларга да бу очракта уйланырга кирәк. Үзебездә эшләнгән роликларны күрсәткәч, шундый нәтиҗәгә килдем: Яшьләргә җиңел телле контент бирергә кирәк", - диде Рәмис Латыйпов.

"Безнең BILER FORUMда уку-укыту программасы алга таба дәвам итә. Сәлкешләргә төрле яктан үзләрен ачарга һәм юнәлешләрен табарга үз өлкәләрендә зур уңышларга ирешкән спикерлар ярдәм итә. Быел VII Сәләт Биләр Форумы 6 смена форматында уза. Һәр сменаның үз тематикасы һәм чыгыш ясаучылары бар. Мәсәлән, ARTS BILER FORUMда сәлкешләр музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендәге шәхесләр белән танышты. Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертлары, галимнәр, спотчылар белән дә аралаштылар. Бүген MEDIA BILER FORUM уза. Ул - медиа-ресурслар белән эшләү чаралары, газета, электрон сайт, радио һәм телевидениедә эшләү үзенчәлекләре белән танышуга юнәлдерелгән смена. Анда журналистлар, блогерлар катнаша. Чыгыш ясаучыларны үзебез сайлыйбыз. Бүгенге көндә "Татар-информ" сайты бик популяр, барлык яңалыклар белән шуннан танышабыз. Безнең "Сәләт"нең эшчәнлеген дә һәрдаим яктыртып торалар", - диде җәйге форумнарның уку-укыту программасы хезмәткәре Гөлназ Фәйзрахманова.

Чыгыш ясаучылар арасында "Татар радиосы" алып баручысы Назлыгөл Сөнгатова, республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова, "Сәләт” яшьләр үзәгенең директоры Айгөл Габдрахманова, фотограф Тимур Шәйхетдинов бар иде.

"Бик күп файдалы, кызыклы мәгълүмат алдык. Рәмис Латыйповның чыгышы ошады. Хәзер интервьюга әзерлек, әңгәмәдәшкә дөрес сорау бирү серләре хакында беләбез. Форумның алтынчы көне кызыклы дәресләр һәм күңелле очрашулар белән истә калды", - диде Алинә Шәймәрданова.