420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының инновацион потенциалы күргәзмәсе тәкъдим ителә. Аның белән делегатлар Казанның "Корстон" комплексында таныша.
Аннан соң Татарстанның сәнәгать һәм социаль-икътисади объектларs презентацияләнәчәк. Делегатлар, өч төркемгә бүленеп, "Химград", "Казан-Арена" стадионы һәм Иннополиска барачак.
Төштән соң Казан буенча экскурсия оештырыла, кичен исә делегатлар һәм кунаклар Татарстанның сәнгать осталары концертын тамаша кылачак.