Болгариядә дүртенче тапкыр Сабан туе узды

Сабан туенда Казан мэриясенең туклану буенча идарә вәкилләре милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар уздырган.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Болгария башкаласы София шәһәренең иң үзәк паркында дүртенче тапкыр Сабан туе бәйрәме узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәмне оештыручы – Әлфия Димитрова җитәкчелегендәге “Волжские Булгары” оешмасы.Бәйрәмгә җыелган кунакларны “Казанда туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты” директоры Дарья Санникова сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессының чит илләр белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчсес Ленара Кутеева Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.ГШайхразиевның сәламләү хатларын тапшырды. Шулай ук, оешма җитәкчесе Әлфия Димитровага БТКның Рәхмәт хатын тапшырды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Болгариядәге Россия илчесенең киңәшчесе Михаил Барилович, Болгариядәге Россия илчесенең мәдәният буенча киңәшчесе Алексей Новоселов, ЮНЕСКоның баш сәркәтибе Искра Андреева, Болгариянең халык депутаты Петр Петров бәйрәм белән котлаган. 

Казаннан килгән җырчылар Әлфия Рамазанова, Рамил Закиров, баянчы Наил Сәгъдиев, Ханты –Мансийск округындагы Покачи бистәсенең “Туган як” ансамбле Сабан туенда чыгыш ясаган.

Казан мэриясенең туклану буенча идарә вәкилләре милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар уздырган.

Софиядәге Сабан туе яшьләр өчен заманча дискотека белән тәмамланган.