«Питер Татар» YouTube каналында Финляндиядәге татар диаспорасы турында лекция була

Лекциянең спикеры: фәлсәфә фәннәре докторы, Финляндия татарлары Ислам җәмгыяте имамы Рамил Беляев.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). 4 апрельдә 15.00 сәгатьтә «Питер Татар» YouTube-каналы туры эфирында «Финляндиядәге татар диаспорасының интеграция процессы: тарих һәм бүгенге көн» дигән темага лекция була.

«Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы хәбәр иткәнчә, лекциядәге сораулар бүгенге чынбарлык шартларында һәм узган гасырда татар диаспорасы мисалында Европада миграция процесслары аспектларына, шулай ук татар диаспорасының мөселман илләре гражданнарының адаптация һәм интеграция процессларындагы роленә кагылачак», — ди оештыручылар.

Лекциянең спикеры: фәлсәфә фәннәре докторы, Финляндия татарлары Ислам җәмгыяте имамы Рамил Беляев.

Лекциягә Zoom-вебинар сылтамасы аша кушылырга була.