Новокузнецкида «Татар бизәге» дигән темага мастер-класс узды

Чарада катнашучыларны шулай ук татар халкының традицияләре белән таныштырдылар, «Түбәтәй» милли уенын уйнадылар.

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). 3 апрель көнне Новокузнецк шәһәре татар автономиясенең милли көнкүреш бүлмәсендә «Нур» коллективы әгъзалары Зөһрә Шакирова һәм Фәнзия Нуриева «Татар бизәге» дигән темага мастер-класс үткәрде.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара түбән сыйныфларда белем алучы кызлар өчен оештырылган иде.

Чарада катнашучыларны шулай ук татар халкының традицияләре белән таныштырдылар, «Түбәтәй» милли уенын уйнадылар. Әлеге уенда баш киеме бию көе астында әйләнә буенча бер кешедән икенчесенә тапшырыла. Музыка кемдә туктап калса, шул түбәтәйне кия һәм бии, диелә хәбәрдә.

Мастер-класс тәмамланганнан соң кызларны чәй табыны янына чакырдылар. «Чараны оештыручылар һәм анда катнашучыларга шундый мастер-класс үткәргәннәре һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаганнары өчен зур рәхмәт!» - диелә хәбәрдә.