Азнакай укучылары төрле халыкларның милли кием бизәкләре белән танышты

Алып баручылар балаларга республикабыз халкының күпмилләтле составы, төрле милләт кешеләре арасында гармонияле, яхшы мөнәсәбәтләр турында сөйләде.

(Азнакай, 4 апрель, «Татар-информ», «Маяк», Айгөл Шәрифуллина). Азнакай муниципаль районының «Мәдәни үзәк» муниципаль бюджет учреждениесе белгечләре Азнакай шәһәренең 7нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Дуслык һәм татулык дәресе» башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрделәр. Укучылар төрле халыкларның милли кием бизәкләре белән танышты.

Алып баручылар балаларга республикабыз халкының күпмилләтле составы, төрле милләт кешеләре арасында гармонияле, яхшы мөнәсәбәтләр турында сөйләде.

Анда укучылар сорауларына җавап бирделәр, Татарстанда дус яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре турында белемнәрен күрсәтте, шулай ук туган шәһәре Азнакай, аның истәлекле урыннары, соңгы елларда шәһәрдә төзелгән заманча объектлар турында сөйләделәр.

Мәдәни үзәк белгечләре укучыларны рус, татар, үзбәк, таҗик, чуваш, төрек, башкорт, казах, әрмән, азәрбайҗан халыкларының милли киемнәр бизәкләре белән таныштырдылар.

Балалар «Мозаика җый», «Дөнья халыкларының милли киеме» дигән уеннарда катнашты. Дәрес «И туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.