Башкортстанның Борай районында татар әдибен искә алдылар

Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар шагыйре Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 90 ел тулды

(Уфа, 4 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат иткән танылган татар шагыйре Фаек Мөхәммәтҗановның тууына 90 ел тулды. Шушы уңайдан туган ягы Борай районында аны искә алу чаралары булып үтте.
Фаек Мөхәммәтҗанов Башкортстанда туып үсеп башкорт әдәбиятын һәм журналистикасын үстерүгә зур өлеш керткән күп татар иҗатчыларының берсе. Башкортстанның Борай районындагы Зур Бадрак исемле татар авылында туып үсә ул. Күршедәге Чалкак авылы урта мәктәбендә укыганда ук, үзен яхшы укучы итеп тә, актив җәмәгатьче, сәләтле хәбәрче, биюче һәм җырчы буларак та таныта Ф. Мөхәммәтҗанов. Сугышка киткәнче үк, шигырьләр дә иҗат итә башлый ул.
Бөек Ватан сугышы гарасатларын үтеп, офицер дәрәҗәсендә туган якларына әйләнеп кайта кыю милләттәшебез. Бәхет эзләп чит тарафларда берничә ел эшләгәннән соң, 32 яшендә Уфага кайтып төпләнә Фаек Мөхәммәтҗанов. Башкортстан Язучылар берлегендә һәм “Совет Башкортстаны” газетасында озак еллар эшли, бер үк вакытта әдәби иҗатын дәвам итеп, татар, башкорт һәм рус телләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен дистәдән артык китап чыгара. Сәламәтлеге булганда, бер генә көнгә дә иҗаттан туктамады талантлы милләттәшебез. Вакытлы матбугатта публицистик язмалары, әдәби тәнкыйть язмалары да һәрдаим басыла килде.
Әле танылган әдипнең 90 еллык юбилеена багышланган кичә Борай районы Зур Бадрак авылында үтте. Биредәге авыл мәдәният йортында узган кичәгә Уфадан Фаек Мөхәммәтҗановның хатыны, туганнары, иҗатташ дуслары да кайткан иде. Биредә Фаек Мөхәммәтҗановның музеен ачу тантанасы да үтте. Танылган язучы һәм шагыйрь Марсель Сәлимов Фаек аганың кульязмаларын тапшырды. Туганнары аның шәхси әйберләрен һәм китапларын бүләк итте яңа музейга. Кичәдә катнашкан төбәк шагыйрәләре Рафига Усманова белән Нәфисә Хәбибдиярова остазларына багышлап иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерде. Хәтер кичәсендә чыгыш ясаучылар алдагы елларда Фаек Мөхәммәтҗановның музее һәрдаим яңа экспонатлар белән тулыланып торыр дигән ышанычын белдерде.