Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Питер Татар» ҮouTube каналы милли киемгә багышланган туры эфир уздыра
Лекциягә килгән кунаклар империя стиленең нәрсә икәнлеген, милли костюмның язмышы ничек формалашуын, бүгенге көндә аның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген беләчәк.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 7 март көне 15.00 сәгатьтә «Питер Татар» YouTube-каналы туры эфирында «Алтын Хәситә: Империя стилендәге мирас һәм костюмның башка тарихлары» дигән темага лекция була.
Милли бизәкләр һәм символика дөньясына сәяхәтне «International fashion» Халыкара милли кием дизайнерлары бәйгесенең (2009-2015) оештыру комитеты җитәкчесе, «Волга fashion week» фешн-күрсәтү чарасы (2017-2019) жюри әгъзасы, «Алтын Хәситә» Халыкара проекты (2020) остазлары җитәкчесе Римма Кашапова уздыра.
Лекциягә килгән кунаклар империя стиленең нәрсә икәнлеген, милли костюмның язмышы ничек формалашуын, бүгенге көндә аның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген беләчәк. Шулай ук футболкаларда еш очрый торган бизәкләр хакында да сүз барачак. Алар җәмгыятьтәге кәефне, милли кием кию, кешенең мәдәният һәм халыкка якын булу теләген турыдан-туры чагылдыра.
Римма Кашапова быелның февралендә Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә булып кайткан, анда профессор Роберт Әлмиевтән күп кенә кызыклы яңа фактлар белгән, ул аларны лекциягә килгән кунакларга сөйләргә әзер, ди оештыручылар.
Эфирның модераторы: журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәтифә Гайнетдинова @katifa.mir
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз