Уңган кызыбыз губернаторлар игътибары үзәгендә булды

Уңган кызыбыз губернаторлар игътибары үзәгендә булды

(Санкт-Петербург, 4 март, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә “Россия бакчачылары берлеге” тарафыннан үткәрелеп килгән “Садовод-2004” смотрында иң яхшы бакчачы дип Санкт-Петербург татар җәмгыяте активисты Сания Үмәр кызы Үтәмешева табылды. Ул Ленинград өлкәсенең Кириш районы “Изумрудное” бакчачылык ширкәте рәисе булып эшли.

“Садовод-2004” смотрының йомгаклау этабы шәһәрнең иң яхшы мәдәният йортларыннан берсе – Октябрь мәдәният сараеның зур концерт залында үтте. Конкурста җиңеп чыккан Сания ханыма берьюлы ике губернатор игътибар итте. Бәйгене йомгаклау чарасында Санкт-Петербург губернаторы В.Матвиенко аны диплом белән бүләкләсә, Ленинград өлкәсе губернаторы Г.Сердюков аңа чәчәк бәйләме тапшырды.

С.Үтәмешева бакчачылык ширкәтенә рәислек итә башлагач, 300 участоклы бу ширкәттә барысы да яхшы якка таба үзгәрде: бакча участогына ут керде, юллар рәткә китерелде һ.б. эшләр эшләнде. Ә Сания ханым үзе исә 24 сутыйлы бакча участогында бакча һәм җиләк-җимеш культуралары үстерүдән тыш, үрдәк, каз һәм тавык асрый, шулай итеп үзен ел әйләнәсендә яшелчә, җиләк-җимеш һәм ит продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Үзенең бу тәҗрибәсен башкалар белән дә бик теләп уртаклаша ул.