Милләттәшебез Вил Мирзаяновка багышланган кичә

Милләттәшебез Вил Мирзаяновка багышланган кичә

(Казан, 4 март, «Татар-информ, Дания Моисеева). Бүген Г.Тукай әдәби музеенда күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Вил Мирзаяновның 70 еллыгына багышланган кичә уздырыла. Аны татар милли һәм дини җәмгыятьләрен берләштергән «Милли шура» оешмасы үткәрә.

Вил Мирзаянов Башкортстанның Дүртөйле районы Иске Кәңгеш авылында туган. Ул Мәскәүдәге Органик химия һәм технология фәнни-тикшерү институтында эшләгәндә сәяси темаларга мәкаләләр бастырып чыкты. Аларда галим Россиянең химик корал җитештерүен фаш итте. Шуның өчен эзәрлекләүләргә дучар булып, 1995 елда Америкага китәргә мәҗбүр ителде. Бүгенге көндә Вил Мирзаянов Принстон шәһәрендә яши, Принстон һәм Вашингтон университетларында лекцияләр укый.