news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлай Шамилоглы: Инкыйлабка кадәрге татар мирасын укый алырлык белгечләр әзерләү зарур

«Киләчәктә иске имляны укый алырлык белгечләр мәктәбе әзерләп калдырырга кирәк», — диде Висконсин университеты профессоры.

Юлай Шамилоглы: Инкыйлабка кадәрге татар мирасын укый алырлык белгечләр әзерләү зарур
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире, Висконсин университеты профессоры Юлай Шамилоглы фикеренчә, гарәп графикасында революциягә кадәр язылган татар халкы мирасын укый алырлык белгечләр мәктәбен булдырырга кирәк.

«ТР Фәннәр Академиясе юбилеенда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев гарәп графикасындагы татар мирасын компьютер укып бирер, аларны кирил графикасына күчерерләр, дигән иде. Компьютер хата белән күчерә, аңлашылмаган урыннары да була. Киләчәктә шуны укый алырлык белгечләр мәктәбе әзерләп калдырырга кирәк», — диде ул «Парадигмалар алмашына шартларында татар белеме: теория, методология, практика» I Халыкара фәнни-гамәли семинарында.

Галим әйтүенчә, кайбер хезмәтләр госманлы телендә язылган, аны укуы авыр. «Татарстан мөфтияте сайтында 1200 китап барлыгы язылган. Аларның барысы да татар телендә дип әйтеп булмый. Араларында русча да бар, әмма күпчелек өлеше гарәп, кайбер хезмәтләр фарсы телендә. Иске татар имлясында да язылганнары бар. Моның өчен мирасыбызны компьютерларга гына калдыру дөрес түгел», — ди ул.

Юлай Шамилоглы татар фәненең киләчәге өчен борчылуын, Назарбаев университетында тюркологияне торгызырга тырышуын әйтте. «Мине татар фәненең киләчәге борчый. АКШта да тюркологияне өйрәнү бетүгә таба бара, ул беркемгә кирәк түгел. Татар фәнен татарлар үзләре генә коткара ала. Ә менә госманлы филологиясе әле бетмәгән», — дип билгеләп үтте профессор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100