news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида яшәүче татар егете Уфада «Идел» халыкара фестиваль-конкурсында җиңде

Татар эстрада җырлары» номинациясендә 1нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.

Ульяновскида яшәүче татар егете Уфада «Идел» халыкара фестиваль-конкурсында җиңде
http://emetul73.ru.xsph.ru/about/

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласы Уфада татар-башкорт җырларын башкаручылар арасында уздырылган «Идел» халыкара фестиваль-конкурсы тәмамланды. Сембер татар сәхнәсенең яшь, өметле йолдызы Илдар Насыйров аннан 1нче урын алып кайтты.

Илдар Насыйров мәртәбәле бәйгедә янә җиңү яулады. Сәләтле якташыбыз «Татар эстрада җырлары» номинациясендә 1нче дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Әлеге фестивальне ике ел буе зарыгып көттем. Ниһаять, бөтен борчылулар да артта калды. Поездда кайтканда шатлыклы күз яшьләрем чыкты. Уфага конкурска баруым турында беркемгә дә белгертмәдем бит, билет алдым да, юлга кузгалдым. Конкурсның нәтиҗәләре билгеле булгач кына халыкка хәбәр итәргә кирәк, дип саныйм», — Илдар Насыйров.

Ул «Идел» фестиваль-конкурсын югары дәрәҗәдә оештыручыларга рәхмәт белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100