news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургтагы яңа Татар мәдәнияте үзәгендә беренче татар теле дәресе узды

Киләсе ел «Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы» дигән шигарь астында узачак.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургтагы яңа оешкан Татар мәдәнияте үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И туган тел, и матур тел» дигән сүзләре белән беренче татар теле дәресе узды. Шул рәвешле, үзәк үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысы игътибарга лаек, быел игълан ителгән «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» шул рәвешле эстафетаны 2022 елга тапшыра. Киләсе ел «Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы» дигән шигарь астында узачак.

Әлеге үзәк «Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе Рәис Яркәев инициативасы белән оешкан. Рәис Марс улы татар мәдәниятен үстерү, милли үзенчәлекне саклау белән кызыксына. Бу аның тормыш девизына әверелгән. Үткәрелгән һәрбер чара гаммәви мәгълүмат чараларында яктыртыла, шул рәвешле ул башка мәдәниятләр белән гомуми диалог булдырырга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100