news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камәрия Хәмидуллина: Сәрвәретдин Сабитовны яңа шәхес буларак ачарга мөмкин

Сәрвәретдин хәзрәт Сабитов мәгърифәтче Риза Фәхретдин белән фикердәш һәм дус булган.

Камәрия Хәмидуллина: Сәрвәретдин Сабитовны яңа шәхес буларак ачарга мөмкин
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина мәгърифәтче Сәрвәретдин Сабитовны фәнни яктан өйрәнеп, татар дөньясына яңа шәхес ачарга мөмкин булуын әйтте.

Бүген татар язучылары, шагыйрьләре «Казан утлары» журналы редакциясендә Сәрвәретдин Сабитовның оныгы — Мәскәү дәүләт университеты профессоры, физика-математика фәннәре докторы, Ломоносов премиясе лауреаты Иҗат Сабитов белән очрашты.

Очрашуда Иҗат Сабитовның әтисе Хак Сабитов җәлилче Әхмәт Симаевның хезмәттәше булганы, Муса Җәлил белән якын аралашканы ачыкланды. Галимнең бабасы — Сәрвәретдин Сабитов мәгърифәтче Риза Фәхретдин белән фикердәш һәм дус булган.

«Минем бабам 1890 елда указлы мулла булып билгеләнә. Документта аңа 28 яшь булган дип теркәлгән. Димәк, бабам 1862нче елгы. Ул алдынгы карашлы дин белгече, җәдидче санала, дини китаплар, журналларга мәкаләләр яза. Риза Фәхретдин белән дуслар була. Аның мәдрәсәсендә малайлар белән бергә кызлар да укый. Кадимче мулла доносы белән бабам кулга алына, ләкин гаебе исбатланмагач, азат ителә. Аннары ул үз эшен дәвам итә», — диде Иҗат Сабитов.

Очрашуда ачыкланганча, Оренбургта Сәрвәретдин Сабитов турында диссертация язарга теләгән кешеләр булган, ләкин дин әһеленә багышланган теманы уздырмаганнар.

«Казанда „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә Сәрвәретдин хәзрәт хезмәтләрен өйрәнү мәсьәләсен мин дә күтәреп караган идем. Шул ук сәбәп белән тәкъдимемне хупламадылар. Сәрвәретдин хәзрәт бик кызыклы шәхес. Аны җәдидче, гуманист, философ буларак ачарга мөмкин. Аны күтәрергә кирәк. Ул безнең өчен яңа исем булыр иде, алайса без һаман шул бер исемнәр тирәсендә бөтереләбез», — диде Камәрия Хәмидуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100