news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» телеканалның туган көненә багышланган бәйрәм концерты оештыра

10 декабрь көнне «ШАЯН ONLINE» концертын 16:00 сәгатьтә YouTube платформасы аша, ә 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында карап булачак.

«ШАЯН ТВ» телеканалның туган көненә багышланган бәйрәм концерты оештыра

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылган тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналына 12 ноябрь көнне ике ел тулды. Шул уңайдан «ШАЯН ТВ» каналы бәйрәм концерты оештыра.

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышы һәм «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган 5 клипны тәкъдим итү белән үрелеп барачак. «Сәйлән» фестиваленең икенче сезоны җиңүчеләре исә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Махсус кунаклар: Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиев.

Концертны дөньяның теләсә кайсы почмагында карарга мөмкин булачак. Тамашачылар өчен концертның туры эфиры YouTube каналда һәм инстаграм аккаунтта тәкъдим ителәчәк.

10 декабрь көнне «ШАЯН ONLINE» концертын 16:00 сәгатьтә YouTube платформасы аша, ә 20:30да «ШАЯН ТВ» каналында карап булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100