Әлмәттә татар теле курслары башлана

Әлеге курслар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән үткәрелә.

(Әлмәт, 3 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә татар телен укыту буенча "Без - татарлар" курслары башлана.

Әлеге курслар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән үткәрелә. Әлмәт мөхтәсибәте татар теле дәресләренә көтеп кала.

Язылу өчен телефон: 89274060942.