Томск татарлары Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме оештыра

Җырлы-биюле чарада милли ризыклардан да авыз итәргә мөмкин булачак.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Томск татарлары, Корбан гаете уңаеннан, гаилә бәйрәме уздыра. Аны Татар бистәсендә үткәрәчәкләр, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына оештыручылар.

Чарада Татар мәдәният үзәге артистлары, Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда шөгыльләнүчеләр чыгыш ясаячак. Концерт барган арада профессиональ пешекчеләр пылау әзерләячәк. Гаилә бәйрәменә килүчеләр пылау гына түгел, татар милли ризыклары белән дә сыйлана алачак.

Балалар өчен татлы бүләкләр, аерым мәйданчык каралган, диелә хәбәрдә.