"Гыйлем" проекты җитәкчесе "Печән базары"нда Каюм персонажының стикерларын тәкъдим итәчәк

Айдар Шәйхин “Проектлар аллеясе”ндә үзенең планнары турында сөйләде.

(Казан, 3 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Гыйлем” фән һәм мәгърифәт үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин якшәмбе көнне “Черек күл” паркында “Печән базары” заманча татар мәдәнияте фестивалендә Каюм исемле персонаж-малайның стикерларын тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта ул VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Проектлар аллеясе” чарасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Айдар Шәйхин “Гыйлем” проектының эшчәнлеге һәм анда кертеләчәк төп яңалык турында сөйләп үтте. “Кайда гына булсак та, “Гыйлем” проекты турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә тырышабыз, чөнки ул - безнең зур команда эшчәнлегенең нәтиҗәсе. “Гыйлем” инде дүртенче елын эшләп килә. Аның эшчәнлеге волонтерлар ярдәмендә алып барыла, кемнең теләге бар, шулар булыша. Без кертергә теләгән төп яңалык – “Гыйлем” проектының рәсми үзәк буларак теркәлүен һәм аның конкерт матди базасын булдырырга телибез. Бу мәсьәләне хәл итү буенча эшлибез”, - диде ул.

Айдар Шәйхин сүзләренчә, проектның күп кенә хыялларын чынга ашырыр өчен финанслау җитми. “Максатларыбызның чынга ашып бетмәвендә финанс нигезебезнең булмавы комачаулый”, - диде Айдар.

“Тагын бер яңалыгыбыз бар. Без якшәмбе көнне үтәчәк “Печән базары” заманча татар мәдәнияте фестивалендә яңа продуктлар тәкъдим итәргә җыенабыз. Алар арасында ярдәмлекләр, сүзлекләр, карточкалар бар һәм үзебезнең Каюм исемле персонажыбызның стикерлары”, - диде “Гыйлем” проекты җитәкчесе.

“Гомумән, бу форумның максаты сөйләү генә түгел, яңа тарафдарлар, дуслар табу. Без шул максатка ирешергә тырышабыз. “Проектлар аллеясе” бер-беребезнең тәкъдим иткән проектлары белән танышу бурычын үти”, - диде Айдар Шәйхин.