news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә чыккан китапта латин хәрефе белән язылган татарча хатлар да бар

Биредә «Фронттан хатлар. Язмыш өчпочмаклары» дигән хәтер китабы дөнья күрде.

Ульяновск өлкәсендә чыккан китапта латин хәрефе белән язылган татарча хатлар да бар
http://tatar-congress.org

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап Ульяновск өлкәсендә «Фронттан хатлар. Язмыш өчпочмаклары» дигән хәтер китабы 2 мең данә тираж белән чыкты. Әлеге басмада Сембер төбәгеннән йөзләгән сугышчының туган якларына язган хатлары урын алган. Меңгә якын хатларның байтагы татар телендә, төгәлрәге гарәп һәм латин графикасында язылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

1971-1991нче елларда КПССның Чардаклы район комитетының I сәркатибе Дамир Шәрипов белдергәнчә, Ульяновск өлкәсенең К.Насыйри исемендәге мәгърифәт Үзәге берничә ел элек фронттан килгән хатларны җыю белән шөгылләнә башлаган иде. Бүген анда берничә дистә хат саклана. Бу эш бүген дә дәвам итә.

«Китапка кергән хатлар рус, татар, чуваш телләрендә язылган. Татарча язганнарының байтагы латин һәп гарәп графикасында язылган. Ни кызганыч, „Фронттан хатлары“ китабы нибары ике мең данәдә генә басылып чыкты. Шуңа күрә өлкәнең „Өмет“ газетасы китапка кергән татарлар язган хатларны һәр санында диярлек күчереп бастыра», — дип сөйли Ульяновск өлкәсе төбәкне өйрәнүчеләр Клубы әгъзасы Рәшит Шабакаев.

Сембер-Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр басылып чыккан «Фронт хатлары» дигән уникаль хәтер китабын «Өмет» газетасы редакциясенә һәм татар мәдәният Үзәге музеена да бүләк иткәннәр. «Хәзер һәр теләгән кеше редакциягә һәм музейга килеп, авыр сугыш еллары рухын саклаган хәтер елъязмасы белән таныша ала», — диде Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов.

19 яшьлек Шәүкәт Камалов хаты: «Кадерле туганнарым минем! Бүген, 1943 нче елның 19 апрелендә беренче кат фотога төштек. Сезне бик тә сагынам. Авылга кайтып таныш урамнардан узып, таныш йөзләрне кабат күрү омтылышы белән яшим. Нинди генә хәл булса да мине онытмагыз, гел искә төшереп торыгыз! Мине сагынган чакларда шушы фоторәсемгә карарсыз».

Алты бала атасы Исмәгыйль Шәрипов (Ул 1943 елда Днепр елгасын кичкәндә һәлак була) хаты: «Кадерле Хөснәм минем, балаларым! Төшләремдә гел сезне күрәм, борчылам. Азык-төлекне, ягулык, белән печәнне санабрак кулланыгыз инде. Изилә белән Дамир укуларын дәвам итә алмаслар инде, алар өчен йөрәгем әрни. Тиз арада кайта алмам кебек. Юллар төшкәч, авылга кайтыгыз. Анда туганнар күп. Алты баланы үстерү авыр булыр инде үзеңә. Мин үләргә тиеш түгел, чөнки алты бала ятим булырга тиеш түгел бит. Дамирны кулыңнан ычкындырма, мөмкин булса 4 класска барсын».


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100