news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәседәге татар авылы Тайчыда стела һәм яңартылган музей ачылган

«Татарлар булу сәнгате: арт-объектлар Тайчы авылында яшәүчеләрне милли тәңгәлләштерү ысулы» һәм «Тарих җепләре» проектлары эшләнгән.

Омск өлкәседәге татар авылы Тайчыда стела һәм яңартылган музей ачылган
http://tatar-congress.org/ru

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Омск өлкәсендәге Тайчыда татар авылында «Татарлар булу сәнгате: арт-объектлар Тайчы авылында яшәүчеләрне милли тәңгәлләштерү ысулы» проекты кысаларында стела ясалган, авыл китапханәсе һәм автобус тукталышы диварлары бизәкләндерелгән, мәктәп музее яңартылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Проект Федераль татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан финансланган. Грант 2019 елның декабрендә Казанда татар яшьләре лидерлары мәктәбендә оешма җитәкчесе Наилә Галиевага һәм активист Юлия Җәлиловага бирелгән. Төзелеш материаллары һәм техника белән якташлары тәэмин иткән. Стелла кую алдыннан җәмәгать намазы укылган.

«Тарих җепләре» дип аталган икенче проект 2019 елның августында татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең беренче белем бирү форумындагы грант конкурсы нәтиҗәсендә Бөтендөнья татар конгрессыннан финанс ярдәмен алган. Проект авторы — Наилә Галиева.

Проектның максаты — сыйныф бүлмәсендә урнашкан мәктәп музеенда ремонт ясау һәм экспозицияләрне яңарту. Авыл тормышының барлык якларын яктырту өчен активистлар бүлмәдә берничә бүлек ясаган. Музей җиһазларын Омск шәһәреннән Тевриз районы депутаты Ривал Сайтбагин кайтарган.

Музей 18 июньдә ачылган. Ачылышта Тәвриз районы башлыгы Артем Чуланов Тайчы яшьләренең үрнәк алырлык актив һәм инициативалы булуын ассызыклаган, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100