Милләттәшебез Рәсимә Мусинаның чираттагы игелекле эше

Милләттәшебез Рәсимә Мусинаның чираттагы игелекле эше

(Уфа, 3 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы милләттәш хатын-кыз эшкуарларыбыз арасындагы иң танылганы һәм булдыклысы, «Пышка» дип исемләнгән аш-су ширкәтләре төркеме генераль директоры Рәсимә Әзһәр кызы Мусина Уфаның нәкъ үзәгендәге бер бинада тагын бер «Пышка – эксклюзив» дип аталган кулинария үзәге ачып җибәрде.

Мондый үзәкнең Уфада гына түгел, бөтен Башкортстанда да булганы юк иде әле. Рәсимә Мусина үзенең карамагындагы ширкәтләр канаты астында ачкан бу үзәктә «Пышка» пешекчеләре генә түгел, ә халыкны тукландыру һәм аш-су әзерләү юнәлешендә эшләүче башка ширкәтләр кулинарлары да осталыгын арттыра, тәҗрибәсен баета алачак. Рәсимә ханым әйтүенчә, киләчәктә биредә чит шәһәрләрдән килгән аш пешерү остазларының мастер-классларын үткәрү дә, аш-су әзерләүче һөнәрен сайлаган яшьләргә дәресләр бирү дә каралган. Төрле рестораннар, кафелар һәм ашханәләр пешекчеләре дә кулинария үзәгендә заманча эш алымнарын өйрәнә алачак. «Безнең Кулинария осталыгы мәктәбе хәтта хуҗабикәләр өчен дә ачык булачак, – ди Р. Мусина. – Биредә без аларны аш-су әзерләү серләренә өйрәтү өчен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә даими рәвештә дәресләр үткәрәчәкбез».

Шулай итеп, Башкортстандагы иң эшлекле гүзәл затларыбызның берсе булган Рәсимә Әзһәр кызы Мусинаның тагын бер хыялы тормышка ашты. Республика Хөкүмәте, Уфа шәһәр хакимияте һәм БР Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе ярдәме белән үзенең күңеле түрендә күптән йөрткән Кулинария осталыгы мәктәбен ачу бәхетенә иреште ул.

Булдыклы милләттәшебез җиңү артыннан җиңү яулый. Узган елда ул илдәге эшкуар хатын-кызлар арасында «Хатын-кыз ел директоры» дигән бәйгедә җиңеп чыккан иде. Ә яңарак аңа «Башкортстан Республикасы икътисадын үстерүгә керткән зур өлеше өчен» дигән II дәрәҗә диплом тапшырылды. «Пышка» ашханәләрендә әзерләнгән телеңне йотарлык ризыклар һәм ярымфабрикатлар елның-елы «Башкортстанның иң яхшы тауарлары» бәйгесендә дә җиңү яулый.