Марий Элда татар милли-мәдәни мохтәрияте оешты

Марий Элда татар милли-мәдәни мохтәрияте оешты

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада төбәк милли-мәдәни мохтәриятен төзү максатыннан оештыру конференциясе узды. Конференция делегатлары төбәк милли-мәдәни мохтәриятен булдыруны хуплап чыкты һәм аның рәисе итеп Марий Эл Республикасының дәүләт җыены депутаты Әмир Тәлгат улы Шакировны, ә аның беренче урынбасары итеп Рамил Вафинны сайлады.

Кичә Казанда яңа сайланган мохтәрият җитәкчесен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кабул итте. Анда алар киләчәктә бергәләп эшләү турында сөйләште һәм алдагы планнар белән уртаклашты. Йошкар-Ола шәһәрендәге милләттәшләребез Сабан туен 18 июньдә үткәрергә җыена. Узган ел, милли бәйрәмебез Сабан туе Марий Элда Федераль күләмдә узган иде. Аны эшмәкәр Рамил Вафин оештырып үткәрде.