Литва татарлары җәмгыятьләре берлеге рәисе итеп яңадан Адас Якубаускас сайланды

Литва татарлары җәмгыятьләре берлеге рәисе итеп яңадан Адас Якубаускас сайланды

(Каунас, 3 июнь, “Татар-информ”, Галим Ситдыйков). Литва татарлары җәмгыятьләре берлегенең Вильнюста үткән хисап-сайлау конференциясенә Берлек рәисе итеп яңадан Адас Якубаускас сайланды.

Конференциядә милли мәдәниятне үстерү, яшь буынны тәрбияләү һ.б. бик күп мәсьәләләр турында сүз барды.

Литва татарлары җәмгыятьләре берлеге 1995 елда Ромуальдас Макавяцкас тарафыннан төзелгән иде. Бүген аның составына Каунас, Алитус, Паневежис һәм Вильнюс округының татар җәмгыятьләре, Литва яшь мөселманнары берлеге керә һәм Клайпеда җәмгыяте дә бу адымга әзерләнә. Үзенең хисап докладында А.Якубаускас иң беренче итеп быелгы елның гыйнварында 10 еллык юбилеен билгеләгән “Летувос тоторяй” газетасына тукталды. Соңгы вакытта газета 16 битлек булып чыга. Вильнюслылар үтенечен искә алып, газетаның 4 битендә кайбер актуаль материаллар рус телендә бастырыла. “Летувос тоторяй” – татарларның Бөек литва кенәзлеге җирләрендә 600 ел яшәү дәверендә литва телендә нәшер ителгән беренче басма.

А.Якубаускас үз чыгышында билгеләп үткәнчә, берлекнең белорус һәм поляк татарлары белән контактлары киңәйгән, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән элемтәләре дә активлашкан. Узган җәй Литва татар яшьләре вәкилләре Казанда татар яшьләренең Бөтендөнья конгрессында катнашкан. Алар сүзләренчә, татар җәмгыятьләренең мәдәни тормышы да тергезелгән. Берлек катнашлыгында май аенда Вильнюс университеты китапханәсендә Литва татарларының борынгы кулъязмалары күргәзмәсе ачылган, июль аенда Тракай тарихи музеенда литва татарларына багышланган экспозиция ачылачак. Шулай ук Литва татарлары турында документаль фильм төшерелә башлаган, ул көзен Казанда узачак кинофестивальдә тәкъдим ителәчәк. Паневежис шәһәрендә Казанның 1000 еллыгына багышланган Татар мәдәнияте көннәре уңышлы гына үткән.

Хисап-сайлау конференциясендә түбәндәге саннар атап үтелде – Берлек ике еллык хисап елында төрле чыганаклардан (дәүләт институтлары һәм иганәче-эшмәкәрләр Даниелюс Макулавичюс һәм Али Александровичтан) 28 мең лит ярдәм алган. Әлеге финанс чараларының күп өлеше газета чыгаруга тотылган.

Конференция делегатлары чыгышында Райжяй җәмгыяте йортын реконструкцияләү, яшьләрне дини тәрбияләү һәм Белоруссия, Польшага экскурсияләр оештыру, литва татарлары белән күп еллык тарихи элемтәдә торган Кырым татарларының милли ансамблен Литвага гастрольләргә чакыру мәсьәләләре күтәрелде.

Конференция эшендә республиканың Милли азчылыклар һәм эмиграция департаменты вәкиле Имантас Милянас һәм республиканың милли җәмгыятьләр Советы рәисе Руслан Арутюнян катнашты. Алар Литва татарлары җәмгыятьләре берлегенең эшчәнлеген уңай бәяләде һәм аларга яңа уңышлар теләп, Берлек эшчәнлегенең сизелерлек үзенчәлеге булып эшнең яңа формаларын һәм методларын эзләү торганлыгын билгеләп үтте.