Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсе татар җәмәгать эшлеклеләренә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды
Бөтендөнья татар конгрессы медальләренә лаек булучылар арасында Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Рафаэль Гадиев һәм «Яңарыш» өлкә газетасы хезмәткәре Наилә Сафиуллина да бар.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәгенең 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Төмән өлкәсенең күренекле татар җәмәгать эшлеклеләренә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, бүләкләргә Төмән мәчете әһелләре — җәмәгать эшендә катнашучылар да лаек булды. Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Рафаэль Гадиев һәм «Яңарыш» өлкә газетасы хезмәткәре Наилә Сафиуллина конгресс медальләре белән бүләкләнде.
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ислам берләшмәсенең актив әгъзаларын югары бүләккә лаек булуы белән ихлас күңелдән котлый, шулай ук мөселман дини оешмаларының мәхәллә тормышында актив катнашканы һәм Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗтимагый әһәмияткә ия проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз