Омск өлкәсендәге «Себер татары утары» проектын алга таба үстерү турында сөйләделәр

Омск өлкәсе Олы Чирмешән районы Уләнкүл авылындагы «Себер татарлары утары» комплексы ачылган иде.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Олы Чирмешән районы Уләнкүл авылындагы «Себер татарлары утары» комплексы ачылган иде. Аның мөдире, эшмәкәр Зәлифә Рахмангулова проекты алга таба үстерү турында сөйләде.

Делегат Үләнкүл авылында «Себер татары утары» ачылу танатанасы хакында сөйләде, ачылышка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев килүен, тантана телевидение һәм җирле мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртылуын әйтте. Бу турыда «Бөтендөнья татар конгрессы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үләнкүл борын-борыннан югары мәдәниятле авыл булып дан тотып торган. Татар теле укытучысы гына дәрес бирә белгән түгел, ә Казаннан укытучылар квалификация курсларын үтеп, бер чемодан китап алып килеп, авылда спектакль куя иде. Хәзер дә „Наза“ исемле фольклор ансамбле конкурс, фестивальләрдә гел беренче урынны яулый. Безне „Түгәрәк уен“ фестивале тагын да күтәреп җибәрде», — дип сөйләде Зәлифә Рахмангулова.

Делегат «Себер татары утары» проектының алга таба да үстерелүенә, милләтәшләр белән тыгыз элемтәдә торып яшәүгә өмет белдерде.